tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак” оешмасының Казан бүлеге активы түгәрәк өстәл янына җыелып фикер алышты
“Ак калфак” оешмасының Казан бүлеге активы түгәрәк өстәл янына җыелып фикер алышты

“Ак калфак” оешмасының Казан бүлеге активы түгәрәк өстәл янына җыелып фикер алышты

9нчы июнь көнне “Ак калфак” оешмасының Казан бүлеге активы түгәрәк өстәл янына җыелып фикер алышты. Очрашу урыны Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә булды.

Чараны “Ак калфак” оешмасының Казан бүлеге җитәкчесе Рәхимә Арсланова ачып җибәрде. Рәхимә Минвәли кызы мәктәп, җәйге лагерьлардагы эшчәнлекләренә тукталды. Яшь буын вәкилләре күңелен яулый алырлык “Күңелле тәнәфес” һәм башка милли уеннар, йолаларыбызга игьтибар итү зарурлыгын җиткерде. Киләчәкне күзаллап оештырылган фикер алышуда Төркиядән, Россия – Төркия сәүдә вәкиле Мәүлиха Гюлтәкин да бар иде.Ул сәүдә юнәлешләре хакында сөйләде.

Гомүмән, “Ак калфак” оешмасының Казан бүлеге активы чәй өстәле янында көнүзәк мәсьәләләргә тукталды. Киләчәктәге күчмә утырышларга планнар билгеләнде. Актив эш юнәлешләрен алып баручыларга “Ак калфак” оешмасы таныклыгы, рәхмәт хатлары тапшырылды.
“Ак калфак” оешмасының Казан бүлеге активын Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте эшчәнлеге белән Флера Абдуллина таныштырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*