tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Буаның «Кояшкай» балалар бакчасы гөрләтеп Сабантуй уздырган
Буаның «Кояшкай» балалар бакчасы гөрләтеп Сабантуй уздырган

Буаның «Кояшкай» балалар бакчасы гөрләтеп Сабантуй уздырган

Сабантуй бәйрәмен атлар чабышыннан башка күз алдына да китереп булмый. Балалар, өлкәннәрдән калышмый, Сабантуй бәйрәмен «ат чабышы» белән башлап җибәрде. Алар кызыксынып һәм дулкынланып «атлар»ны күзләделәр, иптәшләренә көч биреп тордылар.

«Капчык сугышы», «Аркан тартыш» ярышларында да теләп катнаштылар. Биредә көч тә, җитезлек тә сынала. «Чиләк белән су ташу», «Капчык киеп йөгерү», «Кашыкка йомырка салып йөгерү» уеннары да балалар өчен кызыклы булды. Алар, һәр уенда актив катнашып, көч сынаштылар, бер-берсе өчен җан атып тордылар.

Сабантуй батыры элек-электән иң көчле, иң чыдам, иң булдыклы булып саналган: аның турында хәтта төрле такмаклар, җырлар җырлана. Шул исәптән малайлар өчен Милли көрәш бәйгесе оештырылды.

Бәйрәмне йомгаклап, балалар татар халык биюен башкардылар һәм киләсе Сабантуйларында актив катнашырга сүз бирделәр.

Энҗе Әбүзарова,
«Кояшкай» балалар бакчасы мөдире

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*