tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының Казан бүлеге быелга эш планын билгеләде
“Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының Казан бүлеге быелга эш планын билгеләде

“Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының Казан бүлеге быелга эш планын билгеләде

Бүген, 19 гыйнвар көнне, Вахитов районының татар телендә белем бирүче 27 нче гимназиясендә Казан шәһәре буенча  Бөтендөнья  татар хатын-кызларының  «Ак калфак» иҗтимагый  оешмасының  күчмә утырышы үтте. Утырышта башкалабыз татар балалар бакчалары мөдирләре, татар мәктәп-гимназияләре җитәкчеләре катнашты.

“Ак калфак”ның Казандагы бүлеге инде күптән оешкан булса да, аның эше моңа кадәр сүлпән бара. “Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Рәес кызы Идрисова да, чарадан-чарага йөреп, кайткач эшне җәелдермәгәч, эшләү түгел инде ул, дип билгеләп үтте.

Быелдан исә башкалабызда татар хатын-кызлары активлашып, эшкә ныклап алынырга булган. “Ак калфак”ның Казан бүлеге җитәкчесе итеп Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия директоры Рәхимә Арсланова сайланган.

Башкалабызның актив татар хатын-кызлары, иң беренче итеп, үз эшчәнлеген татар балалар бакчаларын, мәктәпләрен берләштерүдән башларга ниятләгән. Кадрия Идрисова да моның дөрес юл булуын ассызыклады.

“Җыелып сөйләшеп, чәй эчеп утыру – ул безнең эшкә саналмый. Ә менә балалар бакчасы, мәктәпләр ул милләтебезнең иң-иң дип саналган өлеше. Чөнки бөтен нәрсә балалардан килә, бөтен нәрсә ясле-бакчадан китә. Балалар бакчасында бала ничек тәрбия ала, мәктәпкә шулай кереп китә”, – ди Кадрия Идрисова.

Әмма бу сүзләрне ул юктан чыгып кына әйтми, үз тәҗрибәсенә таянып сөйли. Үзе дә Актанышта берничә ай тәрбияче, аннары 14 ел буе бакча мөдире булып эшләгән вакытта, ул моның чыннан да шулай булуына инанган.

Татарлык дигән миллилек хәзер бетеп бара. Ә менә әгәр дә балаларга тел, аның моңы, аның бию күнекмәләре, аның кыланышы, театр сәнгате, кул эшләнмәләре кечкенәдән кереп кала икән, бу бала нинди генә рус мохитенә эләксә дә, һич кенә үзгәрмәячәк. Иң беренче орлык гаиләдә дибез. Әйе, гаиләдә һичшиксез. Ләкин ясле-бакчада аны шулкадәр көчәйтеп җибәреп була, – дип белдерде Кадрия Идрисова үз чыгышында.

“Ак калфак”ның Казан бүлекчәсенең җитәкчесе Рәхимә Арсланова башта оешманың төп максатларын атап китте.

Төп максатыбыз милли йолаларны, гореф-гадәтләрне саклап, киләчәк буынга җиткерү, хатын-кызларга кагылышлы үткен мәсьәләләрне, проблемаларны яктырту, күп балалы гаиләләрнең проблемаларын чишүдә ярдәм итү, татар гаиләсен саклау аша татар милләтен үстерү, гаиләдәге милли традицияләрне саклау максатында системалы чаралар үткәрү.

Рәхимә Арсланова “Ак калфак”ның Казан бүлекчәсенең эш планы белән дә таныштырып үтте.  Аның сүзләренчә, оешманың активы белән айга бер тапкыр очрашып, күчмә утырышлар үткәрү ниятләнә. Алар нигездә, татар телле балалар бакчалары һәм мәктәп-гимназияләрендә узачак. Әйтик, очрашуларның киләсесе 16 февральдә 103 балалар бакчасында үтәчәк. Оешманың максаты милли гореф-гадәтләрне тарату гына түгел, башкаларның тәҗрибәсен үзләштерү, өйрәнү дә икәнен ассызыклады.

“Ак калфак”ның Казан бүлеге  шулай ук үз эшчәнлеге белән социаль челтәрләр аша да таныштырып торырга ниятли. Әйтик, бүген инде оешманың Инстаграмда үз бите дә булдырылган инде. Моннан тыш, сайт булдыру һәм үз газеталарын да оештырып җибәрү ниятләнә.

Чаралар планында шулай ук балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында башта февраль-март айларында башкалабыз районнарында “Татар малае” һәм “Татар кызчыгы” бзйгеләрен уздыру, аннары, апрельдә конкурсның шәһәр турын үткәрү дә планда бар. Мәктәпләр арасында исә мондый бәйге сентябрь-ноябрь айларына билгеләнгән.

Моннан тыш “Милли бизәкләр” исемле мәдәни чара-күргәзмә уздыру, “Ак калфак” премиясен булдыру, “Тибрәлә бишек җырлары” бәйгесен үткәрү, “Ак калфак” радиотапшырулар циклын оештырып җибәрү, “Балаларга милли тәрбия” конференциясен, “Иҗади гаилә” бәйгесен оештыру да планга кертелгән.

Казан шәһәре буенча  Бөтендөнья  татар хатын-кызларының  «Ак калфак» иҗтимагый  оешмасының  күчмә утырышында катнашкан вәкилләре алдында щулай ук 27 гимназия укучылары биеде, җырлады, шигырь сөйләде театрдан өзек күрсәтте. Моннан тыш татар халкының кул эшләре тәкъдим ителгән күргәзмә дә эшләде. Шулай ук татар хатын-кызлырының киенү мәсьәләсе, татар теленең бүгенге хәле һәм киләчәге турында да фикер алышу булды. Утырыш “Туган тел” җырын бергәләп башкарып тәмамланды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*