tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак”ка зур өмет баглыйбыз!
“Ак калфак”ка зур өмет баглыйбыз!

“Ак калфак”ка зур өмет баглыйбыз!

18 февральдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы республика районнарыннан җыелган ханымнарны уку-укыту семинарына җыйды.

Казанга Татарстанның барлык районнарыннан диярлек килгән ханымнарның кайберләре үзләрендә тупланган “Ак калфак” бүлекчәләренең җитәкчеләре булса, кайберләре әлеге эшне башлап җибәрәчәк инициатив кешеләр иде. “Ак калфак” оешмасының җитәкчесе Кадрия Идрисова бу чарага җыю сәбәбен Татарстандагы татар хатын-кызларына бу оешманың барлыгын, ни белән шөгыльләнгәнен, максатларын аңлату дип белдерде.

Ханымнар белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров та очрашты. Ул татар конгрессы эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләде, һәм, әлбәттә, “Ак калфак” баглаган өметләрне барлады.

Ринат Закиров әйтүенчә, ана телебезне саклау проблемасы кискен тора, аны гаиләдә ныклы нигезе булмыйча торып чишеп булмый. “Татар конгрессы мөмкинлекләреннән файдаланып, армый-талмый сез моны халыкка җиткереп, аңлатып торырга тиешсез”, – дип ассызыклады ул. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе шулай ук милли йөзебезне саклауда әби-бабаларыбыз мирасы булган милли киемнәребезне көнкүрешебезгә кертү заруриятенә аерым игътибар юнәлтте.

“Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты каршында эшләп килә. Ул 1990 елда барлыкка килә. Беренче рәисе – танылган журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Роза Туфитуллова була. Оешма үзенә иң зыялы һәм милли җанлы ханымнарны туплап килә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*