tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Акчарлак” Сабан туе
“Акчарлак” Сабан туе

“Акчарлак” Сабан туе

Чардаклы бистәсендә “Акчарлак” дип исемләнгән Сабан туе узды. Зарыгып көтеп алган милли бәйрәмебез быел да йөзләгән кешене район ипподромы территориясенә җыйды.

Эшчеләр бистәсеннән һәм районның татар авылларыннан җыелган халыкны хакимият башлыгы Юрий Нестеров, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, район автономиясе җитәкчесе Җәүдәт Мубинов, аксакаллар советы рәисе Җәмил Хакимов һәм Чардаклы, Иске Майна районнары имам-мөхтәсибе Усман хәзрәт Айбулатов сәламләде. Алар кыр батырларына һәм Сабан туен оештыруда ярдәм иткән бизнесменнарга Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Милли бәйрәмне без ел саен район администрациясе, мәдәният идарәсе, татар җанлы эшмәкәрләр һәм булдыклы, тырыш яшьләребез белән бергә оештырабыз, диде Җәүдәт Мубинов.

Бәйрәмне рәсми рәвештә ачканнан соң, киң мәйданның төрле почмакларында милли уеннар, спорт ярышлары, үзешчән сәнгать осталарының концерт программасы башланып китте. Атлар чабышын карарга теләүчеләр аеруча күп җыелган иде. Татарны аттан башка күз алдына китерүе мөмкин түгел, дип әйтүләре дөрес икән. Чабышкылар бәйгесен өлкәннәр дә, яшьләр дә, балалар да игътибар белән күзәтте. Күбесе Ертуган авылыннан Мингали Сулейманов өчен җан атты кебек. Һәм Мингали Тимергали улы аларның өметен аклады. Татарча көрәш мәйданы да беркемне дә битараф калдырмады. Биредә, билгеле инде, Үрән авылы көрәшчеләре сынатмады. Россия чемпионатларында беренчелекне алган пәһлеваннар Сабантуй мәйданында искиткеч оста көрәштеләр.

Районның авыл җирлекләре милли утарларында татар рухы хөкем сөрде. Тормыш-көнкүреш әйберләре, милли аш-су, татарча китаплар күргәзмәләре, данлыклы шәхесләргә багышланган стендлар белән танышырга теләүчеләр шактый иде.

Бәйрәмнең концерт программасында үзешчән сәнгать осталары катнашты. Өлкә күләмендә танылган “Кызлар күңеле” ансамбле чыгышын аеруча җылы кабул иттеләр.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*