tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Акхуҗа урта мәктәбе коллективы хәрбиләргә токмач әзерләгән
Акхуҗа урта мәктәбе коллективы хәрбиләргә токмач әзерләгән

Акхуҗа урта мәктәбе коллективы хәрбиләргә токмач әзерләгән

Мәктәп коллективының бу беренче ярдәмнәре генә түгел икән. Махсус хәрби операция, ил белән кичергән авырлык укытучыларны, авылдашларны тагын да берләштергән, тагын да якынайткан.
“Карамасар авылында яшәүче, бүгенге көндә ил тынычлыгы өчен көрәштә булган Ришат Сибгатуллинның тормыш иптәше Лилия ханым безгә мөрәҗәгать белән чыккан иде. Ул хәрбиләргә окоп шәмнәре өчен банкалар кирәк булачагын хәбәр итте. Укучыларыбыз бик теләп изге эшкә кушылдылар, шәмнәр ясау өчен тиз арада калай банкалар җыеп бирделәр.

Без аларның барысын да Лилия ханымга тапшырдык. Хәрбиләр шулай ук өй токмачын бик сагыналар икән. Бу юлы һәрберебез өй токмачы кисеп әзерләдек. Шактый гына җыелган токмачларны махсус савытларга тутырып тапшырдык.

Гомумән, әлеге изге эшкә барлык авылдашларыбыз да бик теләп кушыла. Һәр хуҗалык коры аш әзерләү өчен бәрәңге, кишер, суган җыеп бирде. Әлеге яшелчәләр “Мәрҗани” мәчетендә киптерелә, коры аш итеп махсус хәрби операция зонасына җибәрелә. Бөтен теләгебез шул – хәрби операция тизрәк төгәләнеп, барлык ир-атларыбыз да туган якларына исән-имин килеш әйләнеп кайтсыннар иде. Ә без киләчәктә дә хәлебездән килгәнчә ярдәм итәрбез”, – дип хәбәр итте Акхуҗа мәктәбе укытучысы Зөлфия Вәлиуллина.

Чыганак: apastovo.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*