tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Аксубай китапханәсендә бөек шагыйрьгә багышланган кичә узды
Аксубай китапханәсендә бөек шагыйрьгә багышланган кичә узды

Аксубай китапханәсендә бөек шагыйрьгә багышланган кичә узды

Чарада «Нежность» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәт алучылары зур кызыксыну белән катнаштылар.

Китаплар дөньясына эләккәч, катнашучылар бүлекләр буйлап экскурсия ясадылар. Кунаклар «Аксубай районының танылган кешеләре», «Якташ язучылар» портретлар галереясендә булдылар. Кәрим Тинчурин биографиясе белән танышу мультимедиа презентациясе белән үрелеп барды.

Китапханәчеләр катнашучылар белән «Театр яктылыкка, нурга илтә» дигән темага викторина үткәрделәр. Кичә кунаклары чын мәгънәдә театр атмосферасына чумдылар – бу очрашу алар күңелендә озакка истә калачак.

aksubayevo.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*