Аксубай районы Түбән Татар Майнасы урта мәктәбе укучысы Фаил Гафиятуллин, үзенең яшь булуына карамастан, авыл шахматчылары һәм аз санлы шәһәрләр арасында онлайн режимда узган ТР ачык шәхси-команда беренчелегендә икенче урынны яулады.
Аксубай җыелма командасы тренеры Геннадий Горбунов Фаил – сәләтле малай, күптән түгел генә шахмат түгәрәгенә йөри башлавына карамастан, югары нәтиҗәләр күрсәтте, дип билгеләп үтә.