tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Уфада чыгучы “Балкыш” тапшыруы Рейхстаг бинасы өстенә Кызыл байракны элгән Гази Заһитов хакында

ВИДЕО: Уфада чыгучы “Балкыш” тапшыруы Рейхстаг бинасы өстенә Кызыл байракны элгән Гази Заһитов хакында

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкилле ярдәмендә әзерләнгән тапшыруда Бөек Ватан сугышы ветераны, 1945 елның 30 апрелендә беренчеләрдән булып Рейхстаг бинасы өстенә Кызыл байракны элгән кеше Гази Заһитов язмышы хакында сөйләнә.

“Безнең гаскәрләр Берлин үзәгенә якынлашып килгән чакта, иптәш Заһитов Рейхстагны штурмлауда катнашырга һәм аңа беренчеләрдән булып Җиңү Байрагын кадарга шәхси теләген белдерде. 1945 елның 26 апрелендә Заһитов, сержант Михаил Минин, өлкән сержантлар А. Бобров һәм А. Лисименко белән бергә, сугышчан бурычны үтәргә кереште. Һөҗүм итүче пехота алдыннан үтеп, Заһитов Рейхстагка бару юлын ачыклады һәм шуның белән безнең сугышчыларның хәрәкәтенә булышлык итте.” Бу юллар Майор Максимов язмасыннан.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*