tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Актаныш” агрофирмасы республикада беренчеләрдән “Урак – 2022” йомгаклады
“Актаныш” агрофирмасы республикада беренчеләрдән “Урак – 2022” йомгаклады

“Актаныш” агрофирмасы республикада беренчеләрдән “Урак – 2022” йомгаклады

Бүген районыбызда зур бәйрәм- икмәк бәйрәме узды. Быелгы уракның иң кызган мәлендә районда, республикада беренчеләрдән булып “Актаныш” агрофирмасы бөртекле культураларны урып-җыюны тәмамлады.

Татар халкы гомер-гомергә игенчелек белән көн иткән. Урак белән бәйле традицияләребезне “Актаныш” агрофирмасында узган урак бәйрәмендә кабат искә алдык, ә яшь буын өчен бу атрибутлар аеруча кызыклы, тарихи кыйммәткә ия.

“Актаныш” агрофирмасы агымдагы елның 15 апрелендә тәүгеләрдән булып чәчүгә төшкән иде. Җәй буена 2857 гектарда эш кайный.

Бүген әлеге хуҗалыкта зур бәйрәм – икмәк кодрәте тантанасы оештырылды. Тәҗрибәле, яраткан эшләрен тырышып башкарган механизаторларның хезмәте дә көйле бара. Аларны Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Зарипов котлады.

Агрофирманың көчле уңышлары елдан-ел сокландыра. Басуларны иңләгән 7 комбайнга һәм “КАМАЗ” машиналары артыннан күз иярерлек түгел. Җитезләр – булдыралар! Хуҗалык белән 16 ел дәвамында оста итеп Рамил Вәлиев идарә итә.  Игенчеләрнең тырышлыгы белән – арпа гектарыннан 60, бодай 50, борчак 45 центнеры белән бункерлар тиз арада гәрәбәдәй иген бөртекләре белән тулган.

Юлай НИЗАЕВ, “Актаныш-информ”.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*