tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Актаныш-информ» калфак чигәргә өйрәнүгә багышланган туры эфир оештырган
«Актаныш-информ» калфак чигәргә өйрәнүгә багышланган туры эфир оештырган

«Актаныш-информ» калфак чигәргә өйрәнүгә багышланган туры эфир оештырган

Замана куйган таләп – интернет киңлекләрендәге матбугат чараларының каналларында һәм төркемнәрендәге туры эфирлар. «Актаныш-информ» чираттагы онлайн режимдагы трансляцияне «Вконтакте»дагы сәхифәсендә төбәкнең танылган калфак чигү остасы-спикер – Ландыш Мәгъданурова белән үткәрде.

Ул язылучыларны калфак тегү һәм чигү серләренә төшендерде, эш барышында күңелле генә әңгәмә корылды. Бу хакта «Актаныш-информ» хәбәр итә.

Ландыш еш кына төрле күргәзмәләр оештыра, районның мәдәни сулышында һәм балкышында лаеклы урынны били. Ул әбисе 100 ел элек сәйлән белән бәрхеттән теккән калфакны кадерләп саклый.

Эфирны сылтама аша кереп карау мөмкинлеге бар.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*