tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актаныш сабан туе борынгыдан килгән йола буенча узды
Актаныш сабан туе борынгыдан килгән йола буенча узды

Актаныш сабан туе борынгыдан килгән йола буенча узды

Актанышта авыл хезмәтчәннәренең фидакарь эшчәнлеген данлаган көтеп алынган зур бәйрәм – районкүләм Сабантуйны яратып, көтеп алалар.

Быелгы бәйрәм – Актаныш Сабан туе -2022 гөрләп узды. Актанышларча кунак каршылау, батырларга ихтирам-хөрмәт күрсәтү йоласы күңелләргә хуш килде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән халкыбызны Сабан туе бәйрәме белән котларга килгән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның чыгышы бәйрәмгә аеруча тантана һәм мәртәбәлек өстәп җибәрде.


Зур мәйдандагы парадны матур итеп бизәлгән тарантаслар, тракторлар һәм автоузышта катнашачак машиналар ачты. Элекке заманнарда иң яхшы, бәйрәмчә киемнәрен кигән егетләр һәм кызлар гармунчы белән бергә шулай күркәм итеп җигелгән ат арбаларында милли бәйрәм – Сабантуй үткән мәйданга барганнар.

Аларның кулларында халык бәйрәменең символы – көчле батырлар иң матур кызлар кулыннан алган бүләкләр эленгән колга булган. Бүген дә бу бизәлгән тарантасларда авыл хуҗалыклары предприятиеләренең, бу тармакның иң-иң җитезләре, уңганнары булды. Аларның һәрберсен Актаныш муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов ихлас сәламләп, зурлады.


Районның үзешчән һәм һөнәри сәнгать осталарының җыр-биюләре һәркем күңеленә хуш килде, бәйрәм кәефе бүләк итте. Берсеннән-берсе матур җырларга, дәртле биюләргә, гармун моңнарына кушылып биисе-җырлыйсы килә. “Бигрәк сагындырган Сабан туе!” – диделәр бәйрәмне тамаша кылучылар.

Гадәттәгечә уен-көлке, ярышлар да озак көттермәде. “Сабан туе-хезмәт туе,
шатлык һәм бәхет туе” дигән әйтеп бар халкыбызда, бу чыннан да шулай.

Ә исә, Актаныш Сабан туеның Баш, абсолют батыры булып – Татар Суыксуыннан Азат Габдрәшитов танылды.

Юлай Низаев, “Актаныш-Информ”.
Раил Харисов фотолары.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*