tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актаныш телевидениесе әниләр хөрмәтенә конкурс оештырды
Актаныш телевидениесе әниләр хөрмәтенә конкурс оештырды

Актаныш телевидениесе әниләр хөрмәтенә конкурс оештырды

Әни – җир йөзендәге иң кадерле, иң матур сүз. “Актаныш-информ”чылар төрле кызыклы, туган телне саклауга, иҗади сүз байлыгын баетырга өндәгән конкурслар еш оештыра. Бүген “Яшьлек” милли яшьләр үзәгендә “Актаныш авазы” ТВ тарафыннан оештырылган “Әнием – күз нурым” районкүләм конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте. Әйткәндәй, Актаныш телевидениесе әледән-әле тамашачыларын куандырып, аларның ихтыяҗларын кәнәгатьләндереп тора. Җитәкче-баш мөхәррир урынбасары Регина Сәлахова, оператор Марат Сәррахов һәм хәбәрче Альбина Солтановадан торган бердәм иҗади төркем идеясе әлеге конкурс белән “Бәхетле балачак” проектына старт бирде.


Йөрәге астында яралган һәр сабыйга җан өрүче, җирдә яшәү бәхетен бүләк итүче, төн йокыларын калдырып кадерләп багып үстерүче, соңгы телем икмәген дә балаларына бирергә тырышучы, үзе туңганда да газиз нарасыен – йөрәк парәсен җылыта алучы әниләребезнең һәркайсы алиһәләргә тиң затлар. Балаларыбыз да моны яхшы белә һәм аңлый. Алар әниләрен хөрмәтләп төрле шигъри гөлләмәләрне видеога яздырып урындагы телевидениегә юллаган иделәр. Биредә 7 яшькәчә нәни кызлар һәм егетләр катнашты.


Әниләр көне белән кайнар котлап, һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхетле, бәрәкәтле җитеш тормыш, иң ихтирамлы, иң хөрмәтле кешеләр булып, шатлык-сөенечләр кичереп кенә яшәүләрен теләп Алмазия Хаҗиева тантананы ачты һәм тәбрикләү сүзен “Актаныш-информ”ның җитәкчесе-баш мөхәррире Айнур Гыймадиевка тапшырды. Ул җиңүче балаларны котлап, матур һәм истәлекле бүләкләр, Дипломнар тапшырып узды. Шулай ук иң актив катнашкан балалар бакчалары хөрмәтләнде.

Юлай НИЗАЕВ, «Актаныш-информ». Автор фотолары.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*