tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актаныш үзешчәннәре смотр концертларында халык авыз иҗаты әсәрләрен – дастаннарны башкара
Актаныш үзешчәннәре смотр концертларында халык авыз иҗаты әсәрләрен – дастаннарны башкара

Актаныш үзешчәннәре смотр концертларында халык авыз иҗаты әсәрләрен – дастаннарны башкара

Районыбызда мәдәният юнәлешендә конкурс-бәйгеләр даими уздырылып килә. Шушы көннәрдә авыл җирлекләрендә яшәүчеләребез традицион смотр концертларында үз сәләтләрен күрсәтте.

Районыбызның танылган мәдәният әһелләрен туплаган жюри 4 зонада- Пучы, Иске Сәфәр, Иске Богады, Татар Суыксуында барлык җирлекләрдән килгән җырчы, биюче, нәфис сүз осталарының чыгышын карады.

Халкыбыз талантларын барлау Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында оештырылды.

Район мәдәният йортының методик үзәк җитәкчесе Альбина Гайнетдинова быелгы смотр концертларына әзерлекнең сыйфатлы булуын билгеләп үтте:

– Авыл мәдәният йортлары быелгы смотрга ныклы әзерлек белән килгән, жюри 4 зонадан тыш, Киров һәм Такталачык авыл җирлекләрендәге чыгышларны, номерлары күп булу сәбәпле, аерым барып карады. Барлыгы 300 дән артык чыгышны бәяләдек. Бигрәк тә күмәк номерларның күп булуы сөендерә. Шулай ук коллективларның өр-яңа костюмнар киеп сәхнәгә чыгулары да хөрмәткә лаек, – ди Альбина ханым.

Быелгы смотрда вокаль чыгышларның композитор әсәрләренә нигезләнүе максат итеп куелган, эчтәлегенә килгәндә исә, патриотик рухтагы, Туган илгә багышлануы үзәккә алынган.

Тагын бер үзенчәлек- халык авыз иҗатын яңадан халкыбызга таныту, яңгырату максатыннан дастаннарны башкару смотрның мөһим өлеше итеп куелган.

– Бөтендөнья татар конгрессы 2023 елны Дастаннар елы дип игълан иткән иде. Әлеге уңайдан смотрда дастаннар башкаруны төп таләп итеп куйдык. Һәавәскәрләребез эзләнгәннәр, тапканнар, мәхәббәт, батырлык турындагы тарихи дастаннарны башкарып концертларның эчтәлеген баетты,- дип бәяләмә бирде Альбина Гайнетдинова.

Хәзер жюри алдында яңа бурыч- иң яхшы номерларны сайлап алып йомгаклау концертын әзерләү тора. Районыбыз талантларының чыгышын 5 апрель көнне Әлфия Авзалова исемендәге район мәдният сараенда узачак йомгаклау концертында күрә алачакбыз.

Чыганак: aktanysh-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*