tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актанышбаш җирлегендә яшәүчеләр быелга чыккач 300 дән артык окоп шәме ясаган
Актанышбаш җирлегендә яшәүчеләр быелга чыккач 300 дән артык окоп шәме ясаган

Актанышбаш җирлегендә яшәүчеләр быелга чыккач 300 дән артык окоп шәме ясаган

Актанышбаш авыл җирлегенә караган Чөгәнә мәдәният йортында көн саен иртәннән кичкә кадәр кеше өзелми. Биредә бәйрәм ялларыннан соң ук Актанышбаш, Әҗәкүл, Чөгәнә авылларының мәдәният хезмәткәрләре окоп шәме ясауны кабат оештырып җибәрде. Аларга авыл халкы да булышырга килә.

Шәмнең иң мөһим өлешен парафин алып тора. Әгәр парафин булса, эш гөрләп бара, бетеп китсә, туктала. Шушы көннәрдә Минзәләдән 100 килограмм парафин алып кайтып окоп шәмнәрен ясауны янә торгызып җибәрделәр.

Санаулы гына көннәр эчендә 300дән артык шәм ясалган. Районның “Без бергә!” волонтерлары тагын 50 килограмм парафин китергән, Минзәләгә 100 килограмм чималга заказ бирелгән. Окоп шәмнәренең өстенлеге шунда- алар озак вакыт янарга сәләтле, дымланмый һәм җилдә сүнмиләр. Шәм ясау өчен кукуруза, яшел борчак, тушенка, борыч яки башка продуктлардан бушаган консерва банкалары кулланыла. Банкаларны юып, тышларындагы кәгазьләрдән арындыралар, кырыйдагы калайларын кулларны ертмаслык итеп бөгеп куялар. Әзер банкаларга картон һәм фитилен куялар да өстенә эретелгән воск-парафин коялар. Кулдан ясалган шәмнең җылысы да күбрәк, солдатлар бу шәмнәр белән калай мичтә ризык әзерли, юеш киемнәрен киптерә ала.

Окоп шәмнәре ясауда Чөгәнә авылында яшәүче Әнәс Мостафин белән Газинур Солтанов та актив катнаша.

Авыл җирлеге башлыгы Гадел Маликов махсус хәрби операциядәге якташларыбызга ярдәмгә авыл халкының бердәм булып кушылуын әйтте:

– Актанышбаш авыл җирлегеннән СВОда 7 егет катнаша. Аларның барысы да күз алдында үскән, яшәгән егетләр. Авыл халкы акчалата да, әйберләтә дә булышты. 54 500 сум акча җыеп волонтерларга тапшырдык. Госпитальдәге солдатларга атап медицина кирәк-яраклары китерделәр. Россиягә яңа кушылган территориядә яшәүчеләргә киемнәр, Яңа ел алдыннан балаларга уенчыклар да әзерләп җибәрдек.

Ләйсән Газизова

Чыганак: aktanysh-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*