tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2023нче елда мөфтият яшьләр өчен 8 проект тормышка ашырды
2023нче елда мөфтият яшьләр өчен 8 проект тормышка ашырды

2023нче елда мөфтият яшьләр өчен 8 проект тормышка ашырды

2023нче елда ТР мөселманнары Диния нәзарәте яшьләр өчен 8 проект тормышка ашырды. Аларда 3854 егет һәм кыз катнашты.

Нәзарәтнең мөселман яшьләрен берләштерү максатыннан тормышка ашырылган иң мөһим башлангычлары арасында – кышкы һәм җәйге форумнар, “MuslimQuiz” интеллектуаль уеннары, ир-атлар өчен “IMAN” проекты, хатын-кызлар өчен “Яшь килен” һәм “Затлы мәҗлес” проектлары, “Чиста мәчет” проекты, экскурсияләр, сәяхәтләр һ.б. атарга мөмкин.

Нәзарәтнең яшьләр сәясәтенең тагын бер әһәмиятле юнәлеше – мөселман волонтерлары хәрәкәтен үстерү. Бүгенге көндә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең волонтерлар базасында 1400дән артык кеше теркәлгән. Аларның яше – 14тән 80 яшькә кадәр. Волонтерлар зур проектларны – Республикакүләм ифтар, “Изге Болгар җыены”н, “Рамазан – изге гамәлләр ае” марафонын оештыру һәм үткәрүдә, мохтаҗлар өчен корбан итен һәм гошер сәдакасын җыю һәм бүлүдә катнаша.

Моннан тыш, волонтерлар “Ислам. Беренче адымнар”, “Лекторий” һәм “Чиста мәчет” кебек проектларны тормышка ашыруда үзләренең социаль активлыгын күрсәтте. Мәсәлән, 2023нче елда “Чиста мәчет” акциясендә 100дән артык волонтер катнашып, 20 мәчеттә өмәләр үткәрде.

Мөселман яшьләре арасында аеруча зур популярлыкны “MuslimQuiz” интеллектуаль уены казанды. Акыл көрәшендә 150 кеше, 24 команда катнашты. Уенчылар 6 раунд дәвамында табышмакларга җавап эзләде, мантыйк мәсьәләләрен чиште, катлаулы интеллектуаль сорауларга җавап бирде, ребуслар чиште һ.б. 2023нче елда әлеге “MuslimQuiz”ның 7 уены үтте.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*