tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актанышның «Туган як» музеенда Фарсель Зыятдиновның бай мирасын һәм шәхси предметларны туплаган экспозиция эшли башлады
Актанышның «Туган як» музеенда Фарсель Зыятдиновның бай мирасын һәм шәхси предметларны туплаган экспозиция эшли башлады

Актанышның «Туган як» музеенда Фарсель Зыятдиновның бай мирасын һәм шәхси предметларны туплаган экспозиция эшли башлады

Актаныш “Туган як” музеенда икътисад фәннәре докторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, А.Алиш исемендәге әдәби бүләк иясе, дүрт дистәгә якын әдәби һәм фәнни китаплар авторы, танылган бакчачы – Фарсель Сәхәбетдин улы Зыятдиновның бай мирасын һәм шәхси предметларны туплаган даими экспозиция ачылды.

Биредә Фарсель Зыятдиновның тормыш юлын һәм эшчәнлеген яктырткан 300 дән артык экспонат, шәхси архив материаллары урын алган.

aktanysh-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*