tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев “Томская писаница” музей-тыюлыгындагы Татар йорты комплексы белән танышты
Васил Шәйхразыев “Томская писаница” музей-тыюлыгындагы Татар йорты комплексы белән танышты

Васил Шәйхразыев “Томская писаница” музей-тыюлыгындагы Татар йорты комплексы белән танышты

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Кемерово шәһәренә эшлекле сәфәре кысаларында Яшкино муниципаль районына килде.

Биредә ул “Томская писаница” музей-тыюлыгында быел гына ачылган Татар йорты комплексы белән танышты.

“Томская писаница” – Кемерово өлкәсенең Яшкино муниципаль районында урнашкан музей тыюлыгы. Бу уникаль археологик объект 1988 елда төзелә. Ул Көнбатыш Себер территориясендә берничә мең ел элек яшәгән кешеләр, милләтләр тарихын саклый. Музей территориясендәге Татар йорты комплексын  I Халыкара шахтерлар Сабан туе вакытында Татарстан Республикасы Кемерово өлкәсенә истәлекле бүләк итеп тапшырды.

Татар ишегалды комплексы өч бинадан тора: мәчет, “Кунакханә” һәм “Татар йорты” .  Әлеге комплексның иң зур корылмасы —  ул традицион татар хәләл кухнясы булган “Кунакханә”. Ә  “Татар йорты”нда татар халык мәдәниятен, гореф-гадәтләрен күрсәтә торган мастер-класслар, күргәзмәләр, укулар һәм башка чаралар уздырыла.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*