tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алабуга шәһәрчегендә җәядән ату буенча “Туган батыр” турниры узды
Алабуга шәһәрчегендә җәядән ату буенча “Туган батыр” турниры узды

Алабуга шәһәрчегендә җәядән ату буенча “Туган батыр” турниры узды

Алабуга шәһәрчегендә традицион “Туган батыр” җәясеннән ату буенча ярышлар узды.Турнирда катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев сәламләде.

Турнирда Татарстан, Башкортостан, Әстерхан, Мәскәү, Пермь һ.б. өлкәләреннән 75 кеше катнашты. Укчылар 16 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар, шулай ук Татарстан Республикасыннан, РФ төбәкләреннән һәм чит илләрдән 10-15 яшьлек балалар килгән иде. Алар барысы да халык тарихи костюмнарында ярышты.

Ярышлар сигез этапта узды: җайдак, тездән ату, биатлон, һөҗүм, классик терәктән ату, тизлеккә ату, төрек путасы, еракка сөңге ыргыту. II турнирның яңалыгы –  сөңге ыргыту.

Чараның максаты – халыкларның тарихи, этник, фольклор һәм мәдәни мирасын өйрәнүне үстерү; сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау; яшьләрне спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү; традицион җәядән атуны популярлаштыру; Татарстан Республикасында вакыйгалы туризмны үстерү һәм традицион җәядән ату буенча югары квалификацияле спортчыларны ачыклау, әзерләү һәм камилләштерү , аларныТатарстан Республикасы федераль дәрәҗәдәге ярышларда һәм Россия Федерациясе халыкара дәрәҗәдәге ярышларда катнашуга әзерләү. Приз фонды 200 мең сум.

Турнирны оештыручылар: Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте, Алабуга шәһәре һәм Алабуга районы мөхтәсибәте, Татарстан Республикасы Алабуга шәһәре һәм АМР администрациясе, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы; Казан шәһәре «Туган авылым» иҗтимагый оешмасы, Башкортстан Республикасының традицион җәядән ату һәм атуны үстерү буенча «Мәргән уксы» автоном тиҗәрәт булмаган оешма; «МАКСАТ» ирләр спорт клубы (Алабуга шәһәре); Татарстан Республикасының җәядән ату федерациясе.

Чыганак: городелабуга.рф

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*