tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Рим Гыйниятуллинны юбилее белән котлады
Васил Шәйхразыев Рим Гыйниятуллинны юбилее белән котлады

Васил Шәйхразыев Рим Гыйниятуллинны юбилее белән котлады

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Ташкент шәһәрендә.

Бүген Үзбәкстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы чит илләр белән милләтара мөнәсәбәтләр һәм дуслык элемтәләре Комитетында Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-мәгърифәти үзәге Аксакаллар шурасы рәисе Рим Гыйниятуллинны юбилее белән котладылар. Аңа 80 яшь тулды!

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, Җәмәгать һәм дини оешмалар белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча президент киңәшчесе Мозаффар Камилов,Милләтара мөнәсәбәтләр һәм рухи-агарту эшләре буенча рәис урынбасары Азамат Тошев катнашты. Шулай ук юбилярны бәйрәм белән котларга туганнары, якыннары, дуслары һәм, әлбәттә, хезмәттәшләре һәм ветераннар җыелды.

Үз чыгышында Милли Шура рәисе Үзбәкстан Республикасы хөкүмәтенә, мәдәният министрлыгына һәм республика администрациясенә, Милләтара мөнәсәбәтләр комитетына кунакчыллык өчен рәхмәт белдерде.

“Кадерле Рим Абдуллович, бүген сезнең көнегез! Барлык татарлар, кайда гына яшәсәләр дә, сезне бу бәйрәм белән котлыйлар”, – диде Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев. Шулай ук ул аңа саулык, якыннарының исәнлеген, озын гомер итүен, татар милләтен берләштерүдә һәм татар һәм үзбәк халыклары арасында дуслык җепләрен ныгытуда киләчәктә дә уңышлар теләде.

Татар милли мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә мөһим өлеш кертүе, актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен Рим Гыйниятуллин “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” ордены медале белән бүләкләнде.

Васил Шәйхразыев шулай ук юбилярга Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров исеменнән котлаулар җиткерде.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*