tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алабугада җәядән ату буенча «Туган батыр» Бөтенроссия турниры узачак
Алабугада җәядән ату буенча «Туган батыр» Бөтенроссия турниры узачак

Алабугада җәядән ату буенча «Туган батыр» Бөтенроссия турниры узачак

22 июльдән 24 июльгә кадәр Алабуга шәһәрчегендә традицион җәядән ату буенча Бөтенроссия турниры узачак. Анда 16 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар, хатын-кызлар һәм 10-15 яшьлек балалар катнаша ала. Гаризалар 15 июльгә кадәр кабул ителде.

Чарада борынгы фортификацияләрне, ныгытмаларны һәм саклагыч валларны күрергә, утта әзерләнгән тәмле ризыклардан авыз итәргә мөмкин булачак. Турнир программасында ярминкә, мастер-класслар, палаткалар шәһәрчеге һәм бик күп кызыклы нәрсәләр бар.

Чара Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу кысаларында узачак.

alabuganury.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*