tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лилия Кадыйрова «Китап» радиосының Актаныштагы концерты турында: Актаныш – моңлы район
Лилия Кадыйрова «Китап» радиосының Актаныштагы концерты турында: Актаныш – моңлы район

Лилия Кадыйрова «Китап» радиосының Актаныштагы концерты турында: Актаныш – моңлы район

Бүген Актанышның Мәдәният йорты янында 18.00 сәгатьтә «Китап» милли радиосы «Мин матурлык эзләп йөрим…» дип исемләнгән концерт куя. «Китап» радиосының башкарма продюсеры Лилия Кадыйрова Актанышның җырлы-моңлы район булуын билгеләп үтте.

«Быел «Актаныш таңнары» газетасының 90 еллык юбилее, шул хөрмәткә безне Актанышка чакырдылар. Исегездә булса, узган ел автомарафонда бергәләшеп без Әлфия Авзалова һәйкәле каршында аның «Ак чәчәкләр» җырын башкарган идек. Актаныш халкы – моңлы», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Программада татар эстрадасы җырчылары Фәрит Низамиев, Зәринә Хәсәншина җырлар өчен җавап бирәчәк, Ильяс Шәрипов баянда попурри башкарачак, Лилия Кадыйрова белән Сәйлән шигырьләр укыячак.

26 июнь көнне автомарафон Арчада һәм Кукмарада, 16 июльдә Теләчедә узган иде. Концерт 24 июльдә Лениногорскида булачак. «Алга таба Сарман, Чирмешән, Балтач районнарына барырга ниятлибез», – диде Лилия Кадыйрова.

«Китап» радиосының автобусы, җырчылар, алып баручылар, музыкантлар белән бергә республика район, авыл һәм шәһәрләрен урап кайтырга җыена. Радиотыңлаучылар үзләре теләгән район-авылларны, шәһәрләрне тәкъдим итә ала. Тәкъдимнәрне «Китап» радиосының ВКонтактедагы социаль челтәрендәге төркеменә язарга мөмкин.

  • Проектның төп максаты – «Китап радиосын популярлаштыру, Татарстан Республикасында туган телләрдәге милли әдәбиятны, шигъриятне, татар җырын, фольклорны пропагандалау. Проект Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә уздырыла.

     

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*