tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алабугадагы “Ак калфак” оешмасы ханымнары хәрбиләргә окоп шәмнәре ясый
Алабугадагы “Ак калфак” оешмасы ханымнары хәрбиләргә окоп шәмнәре ясый

Алабугадагы “Ак калфак” оешмасы ханымнары хәрбиләргә окоп шәмнәре ясый

Окоп шәмнәренең махсус хәрби операциядә катнашучыларга никадәр  кирәклеген ишеткәч,  Алабуга районы “Ак калфак” кызлары белән 34 нче санлы балалар бакчасы бергәләп аларны ясарга булдык, дип хәбәр итә оешма ханымнары.

Бу эштә әти-әниләр дә читтә калмады: калай банкалар, каты кәгазьләрәзерләнде, кайберләре окоп шәмнәрен үз куллары белән дә ясап алып килделәр. Буш консерв савыты, картон һәм эретелгән парафиннан уртача 6-8 сәгать янып торучы шәм барлыкка килә.

Окоп шәме – төтен бирмичә җылынырга да, ризыкны җылытырга да, җылы чэй эчәр өчен су кайнатырга да мөмкинлек бирә торган әйбер. һәр шәм, егетләр турында уйлаган, аларга ярдәм итәргә һәм җылытырга теләгән  кешеләр  тарафыннан эшләнде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*