tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алабугалы хатын-кызларны яулык бәйләргә өйрәттеләр
Алабугалы хатын-кызларны яулык бәйләргә өйрәттеләр

Алабугалы хатын-кызларны яулык бәйләргә өйрәттеләр

Алабуга Җәмигъ мәчете мәдрәсәсендә хатын-кызлар өчен «Бөтендөнья хиҗаб көне» уңаеннан бәйрәм узды. Бу турыда Алабуга мөхтәсибәтендә хәбәр итләр.

Мөхтәсибнең хатын-кызлар һәм балалар белән эшләү мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Фазлыева Лилия Хатыйп кызы исламга кадәрге чорда хатын-кызларга карата мөнәсәбәт, шулай ук бу көннең тарихы турында сөйләде.

Чара яулыклар бәйләү буенча мастер-класс белән дәвам итте. Көндәлек hәм бәйрәм өчен ысуллар күрсәтелде. Хиҗаб киеп йөрмәгәннәр хатын-кызлар дә яулык киеп карый алдылар, диләр мөхтәсибәттә.

Шулай ук бу көнне Гүзәлия ханым җитәкчелегендә заманча мөселман киемнәр күрсәтелде.

Моннан тыш, теләге булганнар викторинада катнашып, бүләккә китаплар алды.

Хиҗаб көненә килүчеләр бу көнне кул эшләре күргәзмәсен дә карый алды. Күргәзмәдә эксклюзив бәйләнгән сумкалар, чәч кыстыргычлар, кием, оекбашлар һәм башка кирәк-ярак бар иде.

Чара әхлак турында мөһим үгет-нәсихәт тыңлап, чәй эчеп матур гына тәмамланды, диелә мөхтәсибәт хәбәрендә.

Чыганак: alabuganury.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*