tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Өйләрне бизәп тора, милләтнең рухи байлыгын чагылдыра
Өйләрне бизәп тора, милләтнең рухи байлыгын чагылдыра

Өйләрне бизәп тора, милләтнең рухи байлыгын чагылдыра

Мамадыш районында яшәүче ир-ат пыялага шамаилләр ясау белән шөгыльләнә. Әмир Исмәгыйлев әлеге үзенчәлекле эшкә бертуган абыйсы — рәссам-хаттат, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нәҗип Нәкъкаштан өйрәнгән.

Әмир Исмәгыйлев үскән 6 балалы гаиләдә һәркайсы диярлек кечкенәдән рәсем сәнгатен үз иткән. Язмабыз герое мәктәптә стена газеталары авторы, студент елларында КДПУның “Әдәби сүз” басмасы рәссамы була. Ә пыялага шамаилләр ясау белән ул 1990нчы еллар башыннан шөгыльләнә. Каллиграфия һәм декоратив алымнар бергәлеген тәшкил иткән үзенчәлекле мөселман сәнгатенә аны бертуган абыйсы – дөньякүләм танылган каллиграфия сәнгате остасы, рәссам-хаттат Нәҗип ага Нәкъкаш өйрәтә.

Шамаил татар халкына гына хас менталитетны, милләтнең рухи байлыгын, дөньяви карашын чагылдыра. Бүгенге көндә Әмир Исмәгыйлевның 60 артык эше бар. Тормыш иптәше Лилия ханым сүзләренчә, иренең рәсемгә осталыгы балаларына да күчкән.

Быел Усали авылы мәдәният йортында беренче тапкыр Әмир Исмәгыйлевның шамаилләреннән торган күргәзмә дә оештырылган. Биредә аның унлап эшен күрергә мөмкин. Бүгенге көндә лаеклы ялда булган ир иҗат белән актив шөгыльләнә. Эшләрен күбесенчә 3 яки 4 миллиметр калынлыктагы пыялага ясый. Рамнарын заказ белән кайтара. 30га 40 сантиметрлылары да, 60ка 80леләре дә бар.

Авылның мәдәният йортына да гел ярдәм итеп тора ул. Нинди генә чара булса да, белдерүне бизәкләп Әмир Исмәгыйлев эшләп бирә. Декабрь аенда бина эчендәге язуларны да яңарткан.

Чыганак: trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*