tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Солдат альбомы-2023” конкурсында катнашырга чакырабыз!
“Солдат альбомы-2023” конкурсында катнашырга чакырабыз!

“Солдат альбомы-2023” конкурсында катнашырга чакырабыз!

Бөтендөнья татар конгрессы, “Татарлар” газетасы “Солдат альбомы-2023” конкурсын игълан итә. Ул 2023 нче елның 01 нче февралендә башлана һәм 19 нче февраль көнне тәмамлана. Бәйге нәтиҗәләре 23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көнендә игълан ителәчәк. Мәгълүмат Бөтендөнья татар конгрессы сайтында һәм Вконтакте социаль челтәрендәге “Солдат альбомы-2023”  төркеменә урнаштырыла. Нигезләмә белән сайттагы “Рәсми басма” сәхифәсендә таныша аласыз.

Конкурс ике номинациядә оештырыла:

 “Солдатка хат” номинациясе өч яшь категориясе буенча уздырыла:

– 12-15 яшькәчә;

– 16-20 яшькәчә;

– 21 яшьтән өлкәнрәк.

“Рәсем-открытка” номинациясендә 10-15 яшькә кадәрге балалар һәм үсмерләр катнаша ала.

Конкурста нигезләмәдә күрсәтелгән яшь категориясенә кергән, Татарстан һәм Россиядә яшәүче һәркем катнаша ала. “Солдатка хат” номинациясендә катнашучы конкурс шартларына туры китереп, хәзерге вакытта махсус хәрби операциядәге солдатка хат яза.

“Рәсем-открытка” номинациясендә катнашучы хәзерге вакытта махсус хәрби операциядәге солдатка багышлап рәсем-открытка ясый.

Ике номинациядәге хезмәтләрне дә Вконтакте социаль челтәрендәге “Солдат альбомы-2023” төркеменә урнаштырырга кирәк.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*