tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Солдат альбомы-2023” конкурсы нигезләмәсе
“Солдат альбомы-2023” конкурсы нигезләмәсе

“Солдат альбомы-2023” конкурсы нигезләмәсе

10+

Бөтендөнья татар конгрессы, “Татарлар” газетасы белән берлектә, “Солдат альбомы” конкурсын үткәрү турында

                                  НИГЕЗЛӘМӘ

 

  1. Гомуми нигезләмәләр
    1. “Солдат альбомы” конкурсның (алга таба Конкурс) оештыручылары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты (алга таба Конгресс) һәм “Татарлар” газетасы (алга таба газета );
    1.2. Конкурс турында Нигезләмә конгрессның рәсми сайтында (https://tatar-congress.org) “Рәсми басма” сәхифәсендә урнаштырыла.
    1.3. Конкурстагы иң яхшы хезмәтләргә Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырыла;

1.4. Барлык катнашучыларга да сертификатлар бирелә;
1.5. Конкурска бер генә хезмәт килсә/яисә бер хезмәт тә кермәсә, Конкурс үткәрелмәде дип таныла.

 

  1. Конкурсның максаты һәм бурычлары:
    1. Конкурсның максаты – солдат хезмәтендәге, Туган илен саклауга үз өлешен кертүче ир-егетләрне хөрмәтләү;
    2.2. Яшь буында патриотик хис тәрбияләү.
  2. Конкурс уздыру тәртибе:
    1. Конкурс ике номинациядә оештырыла:

 

  1. I. “Солдатка хат” номинациясе өч яшь категориясе буенча уздырыла:

– 12-15 яшькәчә;

– 16-20 яшькәчә;

– 21 яшьтән өлкәнрәк.

  1. “Рәсем-открытка” номинациясендә 10-15 яшькә кадәрге балалар һәм үсмерләр катнаша ала;

 

3.2. Иң яхшы язмаларны һәм эшләрне конкурсның жюри комиссиясе сайлап ала;

 

  1. Конкурста катнашучыларга таләпләр:
    1. Конкурста нигезләмәдә күрсәтелгән яшь категориясенә кергән, Татарстан һәм Россиядә яшәүче һәркем катнаша ала.
    4.2. “Солдатка хат” номинациясендә катнашучы конкурс шартларына туры китереп, хәзерге вакытта махсус хәрби операциядәге солдатка хат яза.

4.3. Язма хат форматында булырга тиеш, аерым шәхескә атап язылмый, фотолар куелмый.

4.5. “Рәсем-открытка” номинациясендә катнашучы хәзерге вакытта махсус хәрби операциядәге солдатка багышлап рәсем-открытка ясый.

4.6. Ике номинациядәге хезмәтләрне дә Вконтакте социаль челтәрендәге “Солдат альбомы-2023” төркеменә урнаштырырга кирәк.

 

  1. Конкурсны үткәрү шартлары:
    5.1 Язма, яисә рәсем башында конкурста катнашучы турында тулы мәгълүмат бирелергә тиеш. Аның исем-фамилиясе, яше, кайсы өлкәдән, кайсы шәһәр, районнан булуын язу мәҗбүри. Бу шартлар үтәлмәгәндә, жюри әлеге эшне бәяләми. Һәр катнашучы да шунда ук электрон почтасын язарга тиеш. Ул язылмаганнарга сертификат җибәрелми.
    5.2. “Солдатка хат” номинациясендә катнашучылар өчен язма күләме басма хәрефләр белән язылган А4 форматында 1 (бер) биттән артмаска тиеш.

5.3. “Рәсем-открытка” номинациядәге хезмәтләр А4 форматыннан зуррак булмаска тиеш.

5.4.Конкурс эшләрен кабул итү срогы тәмамланганнан соң килгән хезмәтләр каралмый.

5.8. Конкурска старт 2023 елның 01 нче февралендә бирелә. Ул 19 нче февраль көнне тәмамлана.
5.9. Конкурс нәтиҗәләре 23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көнендә игълан ителә. Мәгълүмат Бөтендөнья татар конгрессы сайтында һәм Вконтакте социаль челтәрендәге “Солдат альбомы-2023”  төркеменә урнаштырыла.
Конкурска җибәрелгән эшләрне оештыручылар Конгрессның сайтына чыгарырга, шулай ук  “Татарлар” газетасында бастырырга хокуклы.

 

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*