tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Гәүһәр» балалар фестивале «Хәрәкәттә – бәрәкәт», «Сөйлә» проектларын берләштерәчәк
«Гәүһәр» балалар фестивале «Хәрәкәттә – бәрәкәт», «Сөйлә» проектларын берләштерәчәк

«Гәүһәр» балалар фестивале «Хәрәкәттә – бәрәкәт», «Сөйлә» проектларын берләштерәчәк

7 нче февраль көнне 15.00 Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Гәүһәр» балалар фестивале уза. Әлеге чара – «Хәрәкәттә – бәрәкәт», «Сөйлә» проектларының икенче сезонын йомгаклау тантанасы.

Дүрт ай дәвамында, 2022 елның сентябрь-декабрь аралыгында, Казан мәктәпләренең 800гә якын укучысы һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүче 250гә якын бала татар биюе хәрәкәтләренә һәм сөйләм осталыгына өйрәнде. Шуны искәртеп үтәргә кирәк, әлеге балаларның күбесе өчен бу – яңа юнәлешләр. Арада кечкенәдән бию яки нәфис сүз белән профессиональ шөгыльләнүчеләр юк диярлек.

Остазларның дәресләрен үткән балаларның күзләрендәге очкынны, эшнең нәтиҗәсен күрү, ике проектны берләштереп, фестиваль ясау идеясенә китерде. Әлеге фестивальнең «Гәүһәр» дип аталуы да юктан гына түгел. Һәр баланың күңелендә асылташлар – яшерен талантлар яши. Алай гына да түгел, балалар үзләре үк һәркайсы – кыйммәтле таш. Ә мәдәниятебез җәүһәрләрен үзләренә сеңдерсәләр, ул ташлар тагын да ныграк балкып яначак, аларның кыйммәте, матурлыгы артачак.

Проектлар Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырылды. Аларда Казанның 40 мәктәбе, 20 балалар бакчасы, 42 остаз катнашты. Һәр белем учреждениесендә 15-20шәр укучы шөгыльләнде.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты катнашучылары профессиональ биючеләр, укытучы-хореографлар ярдәмендә татар биюе хәрәкәтләренә өйрәнде. Дәресләр татар телендә узды. Проектның максаты – татар телен һәм татар биюен популярлаштыру, яшь буынга милли бию хәрәкәтләре нигезендә яткан фикерне җиткерү.
«Сөйлә» проекты барышында сөйләм осталыгы буенча мастер-классларны театр артистлары һәм телевидение алып баручылары үткәрде. Биредә укучылар әдәби әсәрләрне дөрес һәм сәнгатьле итеп укырга өйрәнде. «Сөйлә»нең максатлары – нәфис сүз жанрын популярлаштыру, сәхнә теле осталыгына өйрәтү.
Фестивальгә сайлап алу туры 12 гыйнварда Казанның 18 нче гимназиясендә узды. Жюри әгъзалары – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артисты, Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры балетмейстеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәлимә Әминова, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Алсу Мәгъсүмҗанова, «Апуш» татар балалар театр студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова, шагыйрә Резеда Гобәева фестивальдә катнашачак номерларны сайлады.

7 нче февральдә узачак чарада Казан шәһәре Мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова катнашуы көтелә.

«Гәүһәр» фестивалендә проектларның нәтиҗәсе буларак, бер сәхнәдә татар мәдәниятенең ике сәнгать төре – бию һәм нәфис сүз осталыгы бер-берсе белән үрелеп биреләчәк. Биредә укучылар һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр дәресләрдә алган күнекмәләрен күрсәтәчәк. Чарада остазлар да катнашачак.

Белешмә.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» һәм «Сөйлә» проектларының беренче сезоны 2022 елның февраль-май айларында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырылды. Казанның 40 мәктәбендә 32 остаз 700гә якын укучыны татар биюе хәрәкәтләренә һәм сөйләм осталыгына өйрәтте. Проектлар май аенда Казанның 180 нче номерлы күппрофильле полилингваль гимназиясендә йомгаклау чарасы белән тәмамланды.

Чыганак: idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*