tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Альбина Әбсәләмова: “Бөтен мөмкинлекләр бар: иренмәскә, ялкау булмаска гына кирәк”
Альбина Әбсәләмова: “Бөтен мөмкинлекләр бар: иренмәскә, ялкау булмаска гына кирәк”

Альбина Әбсәләмова: “Бөтен мөмкинлекләр бар: иренмәскә, ялкау булмаска гына кирәк”

Әби-бабаларыбыздан күчкән һөнәрчелек традицияләре күп кенә авыллар өчен яшәү чыганагы, горурлыклары булып тора. Оренбург өлкәсе мәгълүм булганча, шәлчеләр белән данлыклы. Үз кәсепләрен саклау һәм үстерү турында VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында “Оренбург шәлләре” оешмасы генераль директоры, Оренбург өлкәсенең “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Альбина Әбсәләмова сөйләде.

Ул үз эшләре турында гына түгел, татар авылларында борынгы һөнәрләребезне саклап калуга оешманың керткән өлешләре турында сөйләде.

Альбина Әбсәләмова беренче белгечлеге буенча фельдшерлык һөнәрен үзләштерсә дә, кияүгә чыгып, берничә ел үткәч, ире Фаил белән шәхси эшләрен ачып җибәргәннәр. Ә инде 2008нче елдан “Ырынбур шәлчеләре” оешмасын оештырып, аның җитәкчесе булган. Ә 2017 елдан “Ырынбур шәлчеләре” кулланучылар кооперативы идарәсе рәисе итеп билгеләнгән.

-Бүгенге көндә әзер продукцияне халыкка җиткерү өчен 4 кибет оештырдык. Ә икесен кибет-музей итеп җиһазладык. Халыкара күргәзмәләрдә катнашабыз: Гарәб Әмирлекләрендә, Казахстанда, Германиядә, Италиядә, Россиядә безнең Ырынбур шәлләре югары бәя алды. Хыялыбыз – тагы да зуррак масштабларда эшне оештыру. Бөтен мөмкинлекләр бар: иренмәскә, ялкау булмаска гына кирәк, – ди Альбина.

Беренче шәлен бәйләгәндә Альбинага  нибары 6 яшь булган.

Бу һөнәр орлыгын бала-чактан ук, минем калебемә, әбием белән әнием салды. Һәм хәзер шул орлыкларның җимешләрен татыйм дип сөенәм.Без, гаиләбез белән, “Авыл яшәсә – ил яши” дигән гыйбарәне алдыбызга максат итеп яшибез. Шуңа күрә дә оешмабызда эшләгән 100 кешенең 86 кулдан бәйләүчесе – Ырымбур өлкәсендәге төрле татар авылларыннан. Минем фикеремчә, бала чактан ук һөнәрне тирәнтен үзләштергән очракта гына зур нәтиҗәләргә ирешеп була. Шуңа күрә дә үз һөнәребезне балаларыбызга өйрәтүне, аны югалтмыйча буыннан- буынга тапшыруны үзмаксат итеп куйдык, – дип ул бу һөнәрне ни рәвешле бала күңелләренә сеңдерүе хакында сөйләп узды.

Без әлеге эшләребездән бик канәгать, чөнки, бернигә карамастан, эшкуарлар гаять мөһим бурычларны үти: татар авылларын саклауга үз өлешләрен кертәләр. Ә безнең мамык шәлләр исә нык җепләр кебек, таралмасын өчен, сала тормышын бәйләп тора. Оренбург өлкәсенең горурлыгы булган шушы тармак хезмәткәрләренең бу төп теләге, дип сүзен тәмамлады Альбина ханым.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*