tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Альбина Насыйрова: “Төрле милләт балалары укыса да, татар телебезне барлык балалар да 2 яшьтән алып өйрәнә”
Альбина Насыйрова: “Төрле милләт балалары укыса да, татар телебезне барлык балалар да 2 яшьтән алып өйрәнә”

Альбина Насыйрова: “Төрле милләт балалары укыса да, татар телебезне барлык балалар да 2 яшьтән алып өйрәнә”

Әлеге минутларда “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездының пленар утырышы бара. Чарада автоном коммерцияле булмаган «Бала-Сити» гомуми белем бирү оешмасы генераль директоры Насыйрова Альбина Мөнир кызы чыгыш ясады.

-Казаныбызда 5 балалар бакчасы һәм и 2 мәктәбебез эшләп килә. Беренче улым тугач, үз балама туры килерлек балалар бакчасын ачып җибәрергә булдым. Туган телне саклап, милли рухны тәрбияләп һәм шул ук вакытта башка чит телләрне дә балалар яхшы белсен өчен. Бүгенге көндә балаларыбызга 25 чит ил укытучылары белем бирә. Барлыгы 250 дән артык укытучылар. Төрле милләт балалары укыса да, татар телебезне барлык балалар да 2 яшьтән алып  өйрәнә.

Шулай ук  Альбина Насыйрова “Акыллы уеннар”, “Акыллы әкиятләр”, “Әниләр һәм бәбиләр” проектлары , “Туган тел” фестивале турында сөйләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*