tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кадрия Идрисова: “Без балаларны милләтебезнең телен, гореф-гадәтләрен, нигезен саклый торган итеп тәрбияләргә тиешбез”
Кадрия Идрисова: “Без балаларны милләтебезнең телен, гореф-гадәтләрен, нигезен саклый торган итеп тәрбияләргә тиешбез”

Кадрия Идрисова: “Без балаларны милләтебезнең телен, гореф-гадәтләрен, нигезен саклый торган итеп тәрбияләргә тиешбез”

Әлеге минутларда “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездының пленар утырышы бара.

Делегатларны һәм кунакларны Татарстан Республикасының Региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова сәламләде.

– Татар дөньясының кадер-хөрмәтенә ия булган гүзәл затларыбыз, сезне әлеге очрашу белән ихластан тәбрик итәргә рөхсәт итегез. Без бүген бирегә фикерләшергә җыелдык. Мондый мөмкинлек тудырган өчен Татарстан Республикасы җитәкчелегенә, Бөтендөнья татар конгрессына зур рәхмәтләремне җиткерәм, – диде ул.

Кадрия Рәес кызы хатын-кызларның төп бурычларын ассызыклап әйтте:

– Без, хатын-кызлар, тормышка чыгарга, балалар табарга бурычлы. Аларны милләтебезнең телен, гореф-гадәтләрен, нигезен саклый торган итеп тәрбияләргә тиешбез. “Ак калфак” – Бөтендөнья татар конгрессының беренче съездында ук оештырылган хатын-кызларның төп оешмасы. Бүгенге вазгыятьтә халкыбыз белән эшләүнең иң отышлы чарасы – йолаларыбыз, гореф-гадәтләребез аша халык күңеленә керү. Безнең оешма эшчәнлегенең төп таяну нокталары – күчмә утырышлар, “Калфак туйлары”, яшүсмерләр, яшьләр белән эшләү, – диде ул.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*