tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алинә Заһитова татар конгрессы съезды турында: “Тәэсирләрем белән уртаклашырга бер пост та җитмәячәк”
Алинә Заһитова татар конгрессы съезды турында: “Тәэсирләрем белән уртаклашырга бер пост та җитмәячәк”

Алинә Заһитова татар конгрессы съезды турында: “Тәэсирләрем белән уртаклашырга бер пост та җитмәячәк”

Гаҗәп актив көннәр булды, дип яза Алинә.

Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Казанда «Дуслык уеннары»нда һәм Бөтендөнья татар конгрессында булуы турында сөйләде, дип яза sports.ru.

“Гаҗәп актив көннәр булды! Башта мин Олимпия резервы спорт мәктәбендә хәйрия мастер-классы үткәрдем, аннары “Дуслык уеннары” су спорт төрләре буенча халыкара ярышларда булдым, ә икенче көнне Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездында катнаштым.

Сүз уңаеннан, чараларның соңгысы шулкадәр кызыклы булды ки, миңа үз тәэсирләрем белән уртаклашырга бер пост та җитмәячәк! Без татарларның милли-мәдәни мирасы мәсьәләләрен, шулай ук гореф-гадәтләрне саклауның башка мөһим проблемаларын карадык», – дип язган Заһитова социаль челтәрдә.

 http://shahrikazan.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*