tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алматы зиратында ТАССР Халык Комиссарлары Советы Рәисе Гафиятуллинга чәчәк салдылар
Алматы зиратында ТАССР Халык Комиссарлары Советы Рәисе Гафиятуллинга чәчәк салдылар

Алматы зиратында ТАССР Халык Комиссарлары Советы Рәисе Гафиятуллинга чәчәк салдылар

Алматы шәһәренең үзәк зиратында 1940-1943 елларда ТАССР Халык Комиссарлары Советын җитәкләгән Сөләйман Гафиятуллин һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.

Чарада Тулы вәкаләтле вәкил урынбасары Ольга Ульданова, Алматы шәһәренең иҗтимагый үсеш идарәсе баш белгече Әсхәт Туләгәнов, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.

Чистайда туып-үскән Сөләйман Гафиятуллин Татарстан Хөкүмәтен 35 яшендә җитәкли. ТАССР Халык Комиссарлары Советы Рәисе вазифасында ул Бөек Ватан сугышын каршы ала. Аның җитәкчелегендә Мәскәү һәм Ленинградтан эвакуацияләнгән оборона предприятиеләре, СССР Фәннәр Академиясе Президиумы һәм академия институтлары җәелдерелде. Заводлар еш кына ачык һавада эшли һәм продукция чыгара башлый.

1941 елның октябрендә Гафиятуллин ТАССРның «Казанский обвод» буларак тарихта билгеле булган ныгыту районын төзү турында боерыкка кул куя. Бу 1942 елның 11 февраленә 333 километр озынлыкта танкка каршы оборона чиген төзегән казанлыларның батырлыгы була.

1942-1943 елларда Гафиятуллин СССР атом-төш коралын эшкәртүнең Казан этабын җитәкли. 1943 елда Сөләйман Гафиятуллин Мәскәүгә укырга җибәрелә, аннары Казахстанга эшкә күчерелә.

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Татарстанның Казахстан Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге Алматы зиратында Сөләйманов Гафиятуллинга куелган һәйкәлне реставрацияләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*