Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Казанда хәрби парад башланды
Казанда хәрби парад башланды

Казанда хәрби парад башланды

Бу минутларда Казанның Ирек мәйданында хәрби парад башланды. Коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, 9 Май — Җиңү бәйрәмендә ил күләмендә массакүләм чаралар, шул исәптән парад та узмый калган иде. Гаскәри парад 24 июньгә күчерелде.

Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре катнаша.

Мәйдан уртасыннан Россия Федерациясе Дәүләт флаглары, Җиңү байрагы тоткан хәрбиләр атлап узды. Парадта Казан гарнизоны хәрбиләре, Эчке эшләр министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы училищелары курсантлары, көч структуралары һәм прокуратура вәкилләре марш белән атлаячак. Парадта барлыгы 1 мең хәрби хезмәткәр катнаша.

Шәһәр урамы буенча 40 берәмлек хәрби техника, шул исәптән Бөек Ватан сугышы чорындагы Т-34 танкы, Су-100 артиллерия җайланмасы узачак. Шулай ук ретроклуб автомобилләре, «Катюша» һәм заманча техника колоннасы катнашачак.

Бүген бәйрәм чаралары Иске татар бистәсе, Арча, Архангел зиратларында хәрби һәм дан венокларын куюдан башланган. Шулай ук Петров паркында мемориаль комплекс ачылышы тантанасы узган.

Гөлнар Гарифуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*