tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балалар бакчаларына татарча сөйләшә торган курчаклар таратылган
Балалар бакчаларына татарча сөйләшә торган курчаклар таратылган

Балалар бакчаларына татарча сөйләшә торган курчаклар таратылган

Казандагы һәм республика районнарындагы балалар бакчаларына татарча сөйләшә торган курчаклар таратылган. Бу хакта Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге хәбәр итә.

Экологик чиста материалдан ясалган Гомәр белән Гөлбикә исемле курчакларны Татарстандагы барлык 1992 балалар бакчасына да өләшкәннәр.

Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Алсу Мифтахова «Татар-информ» га биргән интервьюсында татар дизайнерлары ясаган, традицион костюмлы, саф татарча сөйләшә торган 4 меңгә якын курчак ясатылуы турында әйткән иде.

«Безнең максат — кешеләргә тарихыбызны күрсәтү һәм таныту. Без мөмкинлек тудырсак, кеше үзе сайлап алачак. Моны мәгариф системасы, мәктәп, балалар бакчалары аша да эшләргә мөмкин», — диде ул.

Курчаклар Киров өлкәсендәге «Весна» уенчыклар фабрикасында эшләнгән. Алга таба алар, фабриканың каталогына кертелеп, сатуга да чыгачак.

Әлеге курчакларны җитештерү идеясы белән курчаклар ясаучы дизайнер Эльза Хөснетдинова чыккан иде. Курчаклар ясату өчен Татарстан Президенты 6,9 млн сум акча бүлеп биргән.

Рузилә Мөхәммәтова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*