tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алсу Казандагы концертын татарча исәнләшеп башлады
Алсу Казандагы концертын татарча исәнләшеп башлады

Алсу Казандагы концертын татарча исәнләшеп башлады

Казанның “Татнефть-Арена” залында Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Алсу Абрамованың (Алсу Сафина) концерты башланып китте.
Җырчы чыгышын тамашачылары белән татарча исәнләшүдән башлады.

Җырчы акцентсыз “Хәерле кич, Казан”,- дип эндәште.

“Сезнең белән соңгы тапкыр күрешүгә шактый вакыт узган. Сезнең тормышта да, минекендә дә төрле вакыйгалар булды. Минем быел төрле җирләрдә татарлыгымны танытып йөрүгә егерме ел”, – диде җырчы.

Бу – Алсуның декреттан соң беренче чыгышы. Шулай ук ул “Татнефть-Арена”да тәүге тапкыр концерт бирә.

Алсу белән интервьюны “Интертат” сайтыннан укырга мөмкин.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*