tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алтайда «Исәнмесез?!» фильмы һәм Илдар Ягъфәров исеме язылган истәлек билгесе куелган
Алтайда «Исәнмесез?!» фильмы һәм Илдар Ягъфәров исеме язылган истәлек билгесе куелган

Алтайда «Исәнмесез?!» фильмы һәм Илдар Ягъфәров исеме язылган истәлек билгесе куелган

Барнаул шәһәренең Алтай тарихы, әдәбияты, сәнгате һәм мәдәнияте дәүләт музее утарында кинорежиссер Илдар Ягъфәров һәм аның «Исәнмесез?!» кинокартинасына багышланган истәлек билгесе ачылган.

«Аллеяда «Исәнмесез?!» фильмы исеме һәм аның режиссеры исеме язылган истәлек тактасы урнаштырылды. Бу Алтай крае губернаторы инициативасы белән эшләнде. Безнең тактадан өстә Звягинцев фильмы тора. Миңа бик күңелле», – дип шәрехләде яңалыкны Илдар Ягъфәров фильмның фестиваль җиңүләренә багышланган матбугат конференциясендә.

«Исәнмесез?!» фильмы « Шукшин фестивалендә гран-при алды. Аннан алда «Западные ворота» фестивалендә дә призга ия булган иде. Илдар Ягъфәров фильмның кинофестивальләргә очраклы гына, оештыручылар чакыруы буенча эләгүен әйтә.

«Без кинофестивальләр белән бик шөгыльләнмәдек. Безнең өчен прокат мөһимрәк дип уйлаган идек. Фестиваль ягыннан да шөгыльләнергә кирәк икән», – диде фильмның режиссёры һәм продюсеры Илдар Ягъфәров.

«Фильм бер фестивальдә уңышка ирешә икән, алда башка фестивальләргә юллар ачылып китә. Төркия, Казахстан, Кытай кинофестивальләре белән сөйләшүләр бара. «Сталкер» фестивале дә күздә тотыла». «Золотой орел»ның лонг битенә керү дә дәрәҗә булыр иде», – ди ул.

Алтай тарихы, әдәбияты, сәнгате һәм мәдәнияте дәүләт музеенда яңа истәлек билгесе ачу тантанасы 25 июль көнне – Василий Шукшинның туган көнендә булган.

Фильмның сценарий авторы Мансур Гыйләҗев фикеренчә, «Исәнмесез?!» фильмы Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә дә җиңәргә тиеш иде.

«Әмма без татарлар кунакчыл халык, шуңа призлар кунакларга бирелде. Без дәүләттән һәм коллегалардан җылы сүз ишетмәгәч фильмны кинофестивальләрдә актив катнаштырмаган идек. Әмма очраклы гына ике фестивальгә катнашып ике җиңү алып кайтты», – диде ул.

  • «Исәнмесез?!» фильмы Мансур Гыйләҗев киносценарие буенча Илдар Ягъфәров тарафыннан төшерелде. Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев заказы буенча әлеге сюжетка нигезләнеп пьеса язылды һәм спектакль куелды.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*