tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Ана теле» сөйләшү клубы татар аш-суларын әзерләү буенча онлайн остаханә оештыра
«Ана теле» сөйләшү клубы татар аш-суларын әзерләү буенча онлайн остаханә оештыра

«Ана теле» сөйләшү клубы татар аш-суларын әзерләү буенча онлайн остаханә оештыра

«Ана теле» онлайн мәктәбе теләгән һәр теләүчене татар аш-сулары әзерләү буенча онлайн остаханәгә чакыра. Оештыручылар кыстыбый әзерләргә өйрәтәчәк.

«Остаханә аралашу форматында булачак. Моңа кадәр без татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен фильмнар күрсәттек, хикәя укып, аның эчтәлеге буенча сөйләшү үткәрдек. Остаханә 30 декабрьдә 19.00 сәгатьтә башлана һәм ике сәгать ярым дәвам итәчәк. Чарада катнашу бушлай», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Ана теле» онлайн мәктәбе академик җитәкчесе, КФУ доценты Кадрия Фәтхуллова.

Теркәлгәннән соң, 30 декабрь 9.00 сәгатьтә теркәлүчеләрнең электрон почталарына Zoom сылтамасы булган чакыру киләчәк.

«Чара ахырында һәр катнашучыны Яңа ел бүләге көтә. Остаханәгә шушы сылтамага кереп теркәлергә мөмкин», — диде Кадрия Фәтхуллова.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*