tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Антына тугры калган
Антына тугры калган

Антына тугры калган

Камышлыда гомер итүче Нәбиулла Харис улы Фәтхетдинов – Бөек Ватан сугышы каһарманы. Бүгенге көндә аңа 96 яшь.

1941 елның 22 июнь таңында фашист Германиясе илебезгә бәреп кергәндә, Нәбиуллага ундүрт яшь кенә була әле. Ул, өлкәннәр белән беррәттән, колхозда эшләп йөри. Ә 1944 елда унҗиде яшь тулган егеткә повестка килә.

Әтисе Харис белән әнисе Майтабан, туганнары Нәгыйм, Миннур, Бибинур, Хәят, Шәйхулла, Габдулла, авылдашлары, хәер-догалар кылып, Нәбиулланы ерак юлга озатып калалар.

Аның хәрби хезмәте Кара диңгез флотында башланып китә. Егетне сакчы корабының 421нче экипажына алалар. Ул каравыл һәм разведка хезмәтен башкару, эре су өсте корабларын озата бару, су асты корабларын һөҗүмнән саклау өчен билгеләнгән була.

1945 ел башында 1нче Кызыл байраклы Новороссийск сакчы катерлар дивизионы составында хәрби ант биргән Фәтхетдинов ике ел “Шторм” каравыл корабында өлкән матрос була. Аннары, сакчы катерларында хезмәт итеп, Кара диңгезне фашист миналарыннан чистарта.

Хәрби антына тугры калган, күкрәген орден-медальләр бизәгән батыр солдат 1951 елның апрелендә исән-имин туган ягына әйләнеп кайту бәхетенә ирешә.

Чыганак: “Бердәмлек” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*