tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Апанай мәчетендә Галимҗан Барудиның тууына 165 ел тулу уңаеннан конференция ачылды
Апанай мәчетендә Галимҗан Барудиның тууына 165 ел тулу уңаеннан конференция ачылды

Апанай мәчетендә Галимҗан Барудиның тууына 165 ел тулу уңаеннан конференция ачылды

Бүген, 15 февраль көнне Казанда мәгърифәтче, педагог, татар дин галиме Галимҗан Барудиның 165 еллык юбилее алдыннан республикакүләм фәнни-гамәли конференция ачылды. Фәнни җыен “Татар дин галимнәренең Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең мирасын саклауга һәм өйрәнүгә керткән өлеше” исеме астында үтә. Чараны Татарстан Республикасының “Иман” мәдәният-мәгърифәт үзәге” төбәк хәйрия иҗтимагый оешмасы һәм РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе оештыра. Конференция Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында үткәрелә.

Конференциядә Галимҗан Баруди, Габденнасыйр Курсави, Гатаулла Баязитов, Шәйхелислам Хәмиди кебек татар дин әһелләренең хезмәтләре, аларның дини мирасны саклауга һәм өйрәнүгә керткән өлеше турында чыгышлар яңгырый. Аларны Казанның бүгенге күренекле дин галимнәре һәм тарихчылары сөйли. Фәнни җыен эшендә катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде, шулай ук мөфтинең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов һ.б. чыгыш ясаячак.

Моннан тыш, конференция барышында Галимҗан Барудиның “Әл-китабү әл-әүвәлү мин әл-әрбәгыйнәти әл-мүтәсәлсилә” (“Бер-бер артлы килүче кырыгар хәдисләрдән торган беренче китап”) исемле китабының тәрҗемә ителгән басмасы тәкъдим ителәчәк. Әлеге китап “Иман” нәшриятында басылып чыкты.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*