tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Саранск шәһәрендә XII Бөтенроссия авыл Сабан туен уздыру буенча оештыру комитетының утырышы узды
Саранск шәһәрендә XII Бөтенроссия авыл Сабан туен уздыру буенча оештыру комитетының утырышы узды

Саранск шәһәрендә XII Бөтенроссия авыл Сабан туен уздыру буенча оештыру комитетының утырышы узды

Бүген, 15 февраль көнне, Мордовия Республикасына эшлекле сәфәр кысаларында, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев XII Бөтенроссия авыл Сабан туен уздыру буенча оештыру комитетының утырышында катнашты.

Киңәшмәдә Мордовия Республикасы башлыгы Артем Здунов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Мордовия Республикасы Башлыгы Администрациясе һәм Мордовия Республикасы Хөкүмәте җитәкчесе Андрей Богатов һәм башкалар катнашты.

Очрашуның төп мәсьәләләре – Сабан туен үткәрү концепциясе һәм бәйрәм чараларын оештыру. Утырышта спорт, транспорт һәм коммуналь инфраструктураны әзерләү, шулай ук туклануны һәм сәүдәне оештыру хакында фикер алыштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*