tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск шәһәрендә патриот-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган кичә узды
Ульяновск шәһәрендә патриот-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган кичә узды

Ульяновск шәһәрендә патриот-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган кичә узды

Бүген Ульяновск шәһәренең «Бердәмлек» милли китапханәсендә Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең туган көненә багышланган әдәби кичә булды.Анда шәһәр мәктәпләрендә эшләүче татар теле укытучылары, балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм китапханәчелэр катнашты.

Очрашуда 76 нчы мәктәптән Данис Госманов Муса Җәлилнең шигырьләрен укыды. Татар теле укытучылары балаларга ана телендә аралашуда мәктәпнең генә түгел, ә гаиләдә сөйләшүнең дә роле зур дип ассызыклап сөйләделәр. Китапханәче Гөлфия Сәмигуллина: “Китап укучылар аз дисәләр дә,безнең китапханәдән татар китабын алып укучылар арта бара,” – диде.

Укытучылар дәрестән тыш уздырылучы милли чараларны үткәрү тәҗрибәләре белән дә уртаклашты. Китапханәче Гөлфия ханым әле яңа гына Казаннан кайтарылган, ике телдә басылган китаплар белән таныштырды. Шунысы игьтибарга лаек, китапханәгә татар китаплары даими рәвештә килеп тора. Әле узган ел азагында гына да 300 дән артык татар телендәге китаплар алынган.

Рамис Сафин

Ульяновск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*