tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Апас урта мәктәбендә – Әниләр көне
Апас урта мәктәбендә – Әниләр көне

Апас урта мәктәбендә – Әниләр көне

26 ноябрь – Әниләр көне уңаеннан Апас урта мәктәбендә “Гаиләдә милли гореф-гадәтләрне саклап калуда Әни кешенең роле” темасына конференция узды.

Конференция ике өлештән торды. Башта “Гаиләдә милли гореф-гадәтләрне саклап калуда Әни кешенең роле” темасына үтемле чыгышлар тыңланды, киңәшләр бирелде.
Конференциянең икенче өлеше бәйрәмчә узды. Әниләр балалары белән төркемнәргә бүленеп, төрле күңелле чараларда катнаштылар. Балалар әниләре белән бергәләп әкият иленә дә сәяхәт иттеләр, татар халык йолаларын да искә алдылар, “Җырлыйк әле” музыкаль бәйгесендә катнашып, ретро һәм заманча җырларны да башкардылар, милли һәм спорт уеннарында җитезлекләрен дә сынадылар, милли татар халык ашлары да пешереп карадылар.

Бәйрәм искиткеч күңелле һәм матур узды. Әниләр дә, балалар да бәйрәмнән рухи азык алып, күтәренке кәеф белән таралыштылар.

Чыганак: apastovo.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*