tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Чиләбе шәһәрендә татар халкының күренекле уллары һәйкәлләренә чәчәкләр салды
Милли Шура рәисе Чиләбе шәһәрендә татар халкының күренекле уллары һәйкәлләренә чәчәкләр салды

Милли Шура рәисе Чиләбе шәһәрендә татар халкының күренекле уллары һәйкәлләренә чәчәкләр салды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Чиләбе шәһәрендә. Биредә ул Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды.

Чарада Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов, Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Лена Колесникова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев катнашты.

Чиләбедә Габдулла Тукайга һәйкәл ачу Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы кысаларында уздырыла. Монумент өчен акчаны бөтен илдән татарлар җибәргән. Скульптураны әзерләүдә Татарстан һәм Чиләбе өлкәсе җитәкчелеге дә үз өлешен керткән.

2020 елның 1 октябрендә узган һәйкәлне ачу тантанасында Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Һәйкәлне Златоуст шәһәре осталары — «Лохтачевның скульптура остаханәсе» скульпторлары — Русиянең атказанган рәссамы Александр Лохтачев, шулай ук Ольга Зубкова һәм Наталья Лохтачева ясаган. Скульпторлар 7 елга якын әзерләнгән. Сынның берничә варианты тәкъдим ителгән булган. Кәсле шәһәрендә чуен кою заводында гипстан коелган.

Муса Җәлилгә һәйкәл Чиләбе шәһәренең Тимирязев урамында урнашкан.
Һәйкәл — Татарстанның Чиләбе шәһәренә бүләге. Һәйкәлнең проект авторлары һәм төзүчеләре архитектура һәм дизайн өлкәсендә тапшырыла торган «Ак энҗе» (рус. Белая жемчужина) премиясенә лаек була.

Муса Җәлил бюстының авторы — Бакый Урманче. Ул бюстны 50 ел элек «Ташларда портретлар» сериясендә ясаган булган.

Чиләбе шәһәрендә Муса Җәлилгә һәйкәл ачу инициативасы һәм проекты белән Чиләбе өлкәсе татарлары Конгрессы (башкарма комитет рәисе Лена Колесникова) чыккан.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*