tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Апаста Әлфис Гаязовның “Дөньясы шундый балакай, дөньясе” әсәре сәхнәләштерелде
Апаста Әлфис Гаязовның “Дөньясы шундый балакай, дөньясе” әсәре сәхнәләштерелде

Апаста Әлфис Гаязовның “Дөньясы шундый балакай, дөньясе” әсәре сәхнәләштерелде

Апаста Әлфис Гаязовның “Дөньясы шундый балакай, дөньясе” әсәре сәхнәләштерелде. Спектакль Каратун мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм биредә эшләп килүче “Әйләнә, сәхнә, әйләнә” драма түгәрәге үзешчәннәре тарафыннан тәкъдим ителде.

Спектакльне үзешчәннәр икенче мәртәбә куйдылар. Беренче мәртәбә ул Каратун мәдәният йорты сәхнәсендә тәкъдим ителде. Бу юлы да артистлар сынатмадылар. Бик матур, бай һәм җылы эчтәлекле чыгыш ясап, апаслыларның да күңелен яуладылар.
Тирән мәгънәле, эчтәлекле әсәрне һәркем үз йөрәге аша кабул итте. Уйланырлык та, гыйбрәт алырлык та иде. Төп рольдә – инвалид бала, әсәрдә аның катлаулы язмышы чагыла. Баланың әнисе эчкече хатын. Биредә бүгенге көндә актуаль булган иң мөһим проблемалар яктыртылды. Спектакльнең хәерле тәмамлануы да күңелләрдә өмет уятты. Баланың хыялы тормышка аша, ул әтисе ярдәмендә аякка баса, аның әнисе дә тәүбәгә килеп, гомерен баласына багышлый. Гаиләнең тормышлары һәрьяклап җайлана.

“Мөмкинлекләре чикләнгән балаларга игътибарны юнәлтү, аларны тормышка яраклаштыру өчен ярдәм итү, аларга мәрхәмәтле караш булдыру – төп максатыбыз иде. Гомумән, әсәрнең исемендә язылганча, заманасы, дөньясы үзгәрүгә карамастан, кешеләр бер-берсенә мәрхәмәтлерәк, бер-берсенә игътибарлырак булып, якыннарның кадерен белеп яшәргә тиеш. Без дә шуны чагылдырырга тырыштык. Спектакльнең режиссеры Ләйсән Садыйкова белән бергәләп рольләрне һәр үзешчәнгә туры килерлек итеп сайладык. Чөнки, артист сәхнәдә шул роль белән яшәргә тиеш. Шул вакытта гына спектакль уңышлы чыга, мәгънәсе дә ачыла. Чыгышыбызга барлыгы 17 кеше җәлеп ителде. Аллага шөкер, бик матур башкарып чыктык. Тамашачыларның күз яшьләрен күреп, җылы алкышларын ишетеп, һәркем үз ролен ача алды дип бик сөендек”, – ди Каратун мәдәният йорты җитәкчесе Гөлназ Нәсыйхова.

Чыганак: apastovo.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*