tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Апуш» балалар татар театр студиясе спектаклен кабатлап күрсәтә
«Апуш» балалар татар театр студиясе спектаклен кабатлап күрсәтә

«Апуш» балалар татар театр студиясе спектаклен кабатлап күрсәтә

1 октябрь 16.00дә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Апуш» балалар татар театр студиясенең спектакле Казан мәктәпләре укучылары һәм аларның әти-әниләренә күрсәтеләчәк.

«Апуш» балалар татар театр студиясенең төп максаты – укучыларда татар теленә кызыксыну уяту, яшьләрнең иҗади сәләтләрен ачу, милли мәдәниятне үстерү.

«Апуш»ның тәүге эше Габдулла Тукай иҗатына багышлана. Тамашачыларга драматург Равил Бохараев пьесасы буенча куелган (Мөдәррис Әгъләмов тәрҗемәсе) «Апушның тылсымлы төшләре» спектакле тәкъдим ителә.

vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*