tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Эстониянең Мәдәният министрына «Татар тарихы»ның 7 томлыгы бүләк ителде
Эстониянең Мәдәният министрына «Татар тарихы»ның 7 томлыгы бүләк ителде

Эстониянең Мәдәният министрына «Татар тарихы»ның 7 томлыгы бүләк ителде

Шушы көннәрдә Эстониянең Ида-Вирумаа шәһәрендә “Милләтара диалог һәм үзара аңлашуны үстерү”гә багышланган IX Халыкара конференция узды. Әлеге сөйләшүдә Эстониянең төрле министрлык вәкилләре, депутатлар, җирле үзидарә башлыклары, төбәкнең милли җәмгыять вәкилләре белән берлектә «Ида-Вирумааның Татар мәдәни җәмгыяте» вәкилләре дә катнашты.

Быел Эстониядә «Китапханәләр елы» үткәнлектән, конференция барышында милли җәмгыятьләр тәкъдим иткән китап күргәзмәләре белән дә танышырга мөмкин иде. Татар җәмгыяте дә бай һәм эчтәлекле күргәзмә оештырды.  Соңыннан Эстониядә яшәүче милләттәшләребез исеменнән  «Ида-Вирумааның Татар мәдәни җәмгыяте»нең идарәсе әгъзасы Гөлзәлинә Жехтунова Эстониянең Милли китапханәсенә инглиз телендә нәшер ителгән “Татар тарихы”ның 7 томлыгын бүләк итте.

Бүләкне Эстония Республикасының Мәдәният министры Пирет Хартман кабул итеп алды.

Фото: Mатти Камара

Бөтендөнья татар конгрессының Чит илләрдәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү комитеты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*