tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иҗаты халык күңелендә
Иҗаты халык күңелендә

Иҗаты халык күңелендә

Мактаулы исемнәр иясе, милләт сакчысы, дәүләт эшлеклесе, халык шагыйре, сөекле ир, газиз әти, абый, дус, киңәшче, татарның бөек улы Разил Вәлиевнең 75 яшьлек гомер бәйрәме аның “Туган көндә” шигыреннән алынган юллар белән башланды.
Гомумән, Рәзил абый адресына бәйрәм кичәсендә бик күп мактау һәм рәхмәт сүзләре әйтелде. Аны хөрмәт итеп килгән тамашачылар белән зал шыгрым тулы иде. Сәхнәдән яңгыраган һәр чыгыш, шигырь булсынмы, җырмы, әдипнең язганнарыннан өзекләрме, көчле алкышларга күмелде.

Чараның хөрмәтле кунагы, Разил Вәлиев белән күп еллар дәвамында бергә Дәүләт Советында эшләгән Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да язучылар, сәясәтчеләр арасында теле, үткерлеге, тапкырлыгы белән республика тормышында тирән эз калдырган шәхес булуын кабат-кабат әйтте.

Кечкенәдән үк якты хыяллар, матур планнар белән яшәгән гади генә авыл баласын бүген татар халкы зурлады.

Сау-сәламәт булыгыз, озак еллар сезнең яңа шигырьләрегезне, язмаларыгызны укып яшәргә язсын.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*