tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Апуш» татар театр студиясенең «Зоопарк-Әлифба» спектаклен 500 тамашачы карады
«Апуш» татар театр студиясенең «Зоопарк-Әлифба» спектаклен 500 тамашачы карады

«Апуш» татар театр студиясенең «Зоопарк-Әлифба» спектаклен 500 тамашачы карады

Казанның «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә «Апуш» татар театр студиясе үзенең икенче спектаклен – «Зоопарк-Әлифба» тамашасын күрсәтте, аны 500 ләп кеше карады. Бу хакта Казан Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендәге милли сәясәтне тормышка ашыру бүлеге хәбәр итә.

Спектакльне шагыйрә Йолдыз Шәрәпова әсәре нигезендә Хәбир Ибраһимов сәхнәләштергән. «Башта мин шигырь нигезендә әзерләнәчәк спектакльнең нинди булачагы турында уйландым, драматургиянең үз законнары бар бит. Соңрак Хәбир Ибраһимов шалтыратты, ярдәм сорап аңа мөрәҗәгать иттем. Ул спектакль өчен текст әзерләде. Соңгы җыр спектакль өчен махсус язылды. Спектакль өчен минем әсәремне сайлауларына бик шат идем. Балалар бик яхшы уйнадылар», – диде автор.

Спектакльдә «Сәйдәш» үзәге базасында эшли торган «Апуш» студиясенең 30 баласы уйный.

«Апуш» – Казан мэриясе өчен әһәмиятле проект. Аны тормышка ашыру безгә зур илһам бирә. Укучыларның осталыгы арта. Балалар белән профессиональ остазлар эшләү барышында алар үз осталыкларын тагын да яхшырта. Бер елдан соң алар чын артистлар булачак», – диде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова. Ул студия коллективының Йолдыз Шарапова әсәре буенча ачык имтихан күрсәтергә тиеш булуын, ләкин, дәртләнеп, алар әсәрне театр спектакле дәрәҗәсенә кадәр җиткерүләренә ассызыклады. Балаларның тырышлыгы аркасында чираттагы сәхнә әсәре барлыкка килгән.

Искәртеп узабыз, «Апуш» балалар татар театр студиясе үз эшен агымдагы елның февралендә Казан мэры Илсур Метшин җитәкчелегендә башлап җибәрде. Студиядә тәрбияләнүчеләр атнасына өч көн актерлык осталыгына, хореографиягә, сәхнә теленә, вокалга өйрәнәләр. Аларның беренче иҗат эшләре драматург Равил Бохараевның Мөдәррис Әгъләмов тәрҗемәсендәге «Апушның тылсымлы төшләре» спектакле булды. Бу спектакль «Театраль Идел буе» конкурсының республика этабында беренче урынны яулады.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*