tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Арчада озын толымлы татар кызы сайлап алдылар
Арчада озын толымлы татар кызы сайлап алдылар

Арчада озын толымлы татар кызы сайлап алдылар

21 май көнне, Бөтендөнья татар конгрессы, милли кадрлар әзерләү үзәге һәм көллият администрациясе җитәкчелегендә, Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә “Озын толымлы татар кызы” дип исемләнгән республика ара бәйге уздырылды. Бәйгенең жюри әгъзалары Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы рәисе Идрисова Кадрия Рәис кызы, Арча районы татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, Арча мәдәният йорты методисты Гарифҗанова Гөлназ Наил кызы, “Казан арты” музей директоры Камалов Ришат Ринат улы, Арча районы мәдәният директоры Нуръяҗанов Айрат Гумәр улы, Арча районы хатын-кызлар советы әгъзасы Мифтахетдинова Надия Равил кызы булдылар.

озын толым1Бәйгедә катнашучылар:

1. Арча Социаль белем бирү академиясеннән Минһаҗетдинова Илүзә Фәнис кызы.

2. Яр Чаллы төзелеш көллиятеннән Кашапова Нәзилә Данил кызы.

3. Кукмара авыл хуҗалыгы көллиятеннән Гыйләҗетдинова Гөлинә Рәшит кызы.

4. Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятеннән Әһмәтханова Рисәлә Илдус кызы.

5. Әтнә авыл хуҗалыгы техникумыннан Әһмәдуллина Айсылу Рәшид кызы.

6. Арча авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать көллиятеннән Газимова Рузалия Рафаэль кызы.

озын толым3Бәйге 6 турдан торды. Кызларның барысы да бик уңган һәм акыллы булып чыктылар, сынатмаска тырыштылар. Нәтиҗәдә 4 дәрәҗәдәге мактау грамотасына 3 кыз лаек булды: Минһаҗетдинова Илүзә, Гыйләҗетдинова Гөлинә һәм Газимова Рузалия. 3 урын- Кашапова Нәзилә; 2 урын- Әһмәтханова Рисәлә; 1 урын- Әһмәдуллина Айсылу.

Афәрин кызлар! Сезгә алдагы тормышыгызда да зур уңышлар телибез.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*